2018 елнын беренче кварталында төрле сораулар белэн мәшгульлек үзәгенә 522 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 113е узенә туры килерлек эш эзләгән.
Эш сорап мөрәҗәгать иткәннәрдән арасында 84 кеше эшсез дип табылган, шуларның: 44 - хатын-кызлар, 4 -инвалид, 13 - озак вакыт эшләмәгән гражданнар.
Эштән киту сәбәпләре
- гомуми теркәлгән эшсезләр саныннан оешманын бетерелүе яки штат кыскарту нәтиҗәсендә эштән китучеләр 6,7% тәшкил итә,
- үз теләге буенча эштән китучеләр – 68,83%,
- уку йортларын тәмамлап килучеләр 0,9 % тәшкил итә.
Белем дәрәҗәсе буенча
- эшсез гражданнарнын югары һөнәри белемгә ия булганнары – 38,5%,
- урта һөнәри белем һәм башлангыч һөнәри белемгә ия булганнар – 38,5%,
- урта гомуми һәм төп гомуми белемле гражданнар – 23,1% өлешне тәшкил итә.
Теркәлгән эшсезләр арасында элеккечә хатын-кызлар кубрәк. Алар – 53,8% тәшкил итә.
Яшь буенча
- 16-29 яшькәчә яшьләр 9,6% тәшкил итә,
- пенсия яшенә 2 ел калган гражданнар – 7,7% тәшкил итә.
Эшсезлек буенча пособие – 92 кеше ала, шуларның:
Уртача эшсезлек дәвамлылыгы – 4,2 ай, шул исәптән:
- яшьләр 16-29 яшь – 4,7 ай,
- хатын –кызлар – 4,4 ай,
- инвалидлар – 4,3 ай тәшкил итә.
2018 елның 31 нче мартына эш бирүчеләр тарафыннан халыкка 398 эш урыны тәкъдим ителә, шул исәптән эшче һөнәрләр буенча – 297.
Хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү максатыннан эшсез кешеләргә түбәндәге һөнәрләр (белгечлекләр) буенча һөнәри укыту оештырылды: тоягеч йортуче, 2 разрядлы котельный җайланмалары операторы , чәчтараучы, хисапчы, 1с программасын кулланучы, пешекче.
Барлыгы 22 кеше һөнәри укуга җибәрелде. Моннан тыш, һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр 193 кешегэ курсәтелде, психологик ярдәм күрсәтү буенча хезмәтләр - 20 кешегә, социаль адаптация буенча хезмәтләр – 40 кешегә курсәтелде .
«Чәчтараш», «Чисапчы» һәм «Оператор ЭВМ» һөнәрләре буенча укырга өч яшькә кадәр бала карау ялында булып саналган 4 хатын-кыз жибәрелде.
Үзмәшгуллек проммасы нигезендә 1 гражданга эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга финанс ярдәме күрсәтелде.
ХЕЗМӘТ БАЗАРЫНДА ИХТЫЯҖ ЗУР БУЛГАН ТӨП ҺӨНӘРЛӘР
Агроном 20000
Хисапчы 15000
Ветеринария табибы 20000
Гомуми практика табибы 29200
Программист 30000
Табиб-стоматолог-терапевт 29550
Тәрбияче 21000
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы 25000
Физика укытучысы 12000
География укытучысы 12000
Музыка укытучысы 9714
Менеджер 17250
Лаборант 18000
Токарь 23000
Шлифовщик 25000
Газосварщик 25000
Урам себерүче 10126
Вакансияләр турында мәгълүмат эш белән тәэмин итү үзәгендә стендларда hәм “Россиядә эш” (Работа в России) (www.trudvsem.ru) порталында урнаштырыла.