2018 елда Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья көненең темасы итеп «балалар» хезмәтен саклауны сайлаган. Балаларга шулай ук балигъ булмаганнар һәм беренче профессиональ тәҗрибә алучы хезмәткәрләр керә.
МОТ мәгълүматларына караганда, дөньяда якынча 541 миллион 15 яштән 24 яшькә кадәрге гражданнар исәпләнә. Алар гомуми эшче көчләрнең 15%-ын тәшкил итә. Яшьләр өчен аларның психологик һәм физик үсеше, шулай ук эш тәҗрибәсе һәм һөнәри белеме булмау, хәвеф-хәтәр белән бәйле факторлар булып тора. Моннан - эш урынында булган куркынычсызлык тәләпләрен белмәү арта. Әлбәттә, хезмәткәр тиешле инструктаж ала. Әмма оялчанлык яки киресенчә игътибарсызлык нәтиҗәсендә, куркынычсызлык тәләпләрен бөтенләй игътибарсыз калдырырга мөмкин.
Россиядә эш бирүче һәм балигъ булмаган хезмәткәрләренең хезмәт мөнәсәбәтләрен Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 42 нче бүлеге раслый. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 63 нче маддәсе нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре өчен 16 яшҗ исәпләнә. Әмма билгеле бер шартлар нигезендә хезмәт килешүе шулай ук күрсәтелгән яшьтән яшьрәк затлар белән килешү каралган.
Мәсәлән, гомуми белем алган яки гомуми белем алучы, 15 яшькә җиткән затлар белән җиңелчә, сәламәтлеккә зыян китерми торган хезмәт башкару өчен хезмәт килешүе төзергә мөмкин.
14 яше тулган гомуми белем алучы затлар белән хезмәт килешүевен җиңелчә, сәламәтлеккә зыян китерми торган белем алу вакытыннан тыш һәм бирү программасын үзләштерүгә зыян китерми торган хезмәт башкару өчен төзәргә мөмкин. Шул ук вакытта, һичшиксез, ата-ана һәм опека һәм попечительлек бүлегенең рөхсәт документы булырга тиеш.
18 яшьтән яшьрәк затлар эшкә мәҗбүри медицина тикшерүве узгач кабул ителә һәм алга таба 18 яшь тулганчы ел саен эш бирүче исәбенә мәҗбүри медицина тикшерүве узарга тиеш.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 265 маддәсе нигезендә, 18 яшьтән яшьрәк затларның хезмәтен куллану тыела:
1. Зарарлы һәм (яки) куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдә.
2. Җир асты эшләрендә.
3. Сәламәтлеккә һәм әхлакый үсешкә зыян китерү мөмкинлеге булган эшләр.
18 яшьтән яшьрәк затларның хезмәтен куллану тыелган авыр hәм зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларындада башкарылган эшләрнең исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2000 елның 25 нче февралендә № 163 расланган.
Моннан тыш, балигъ булмаганнарга билгеләнгән чик нормаларыннан арткан авыр йөк күтәрү һәм күчерү тыела.
18 яшьтән яшьрәк затлар вахта ысуллы эшкә һәм бер юлы ике эшкә җәлеп ителергә тиеш түгел.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 268 маддәсе нигезендә 18 яшьтән яшьрәк хезмәткәрне төнге һәм эш сәгатеннән тыш эшләргә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә әшләргә, шулай ук хезмәт командировкаларына җибәрелергә катгый тыела.
Эш вакыты озынлыгы хезмәткәрнең яше белән бәйле:
• 16 яшьтән 18 яшькә кадәр эш вакыты озынлыгы атнага 35 сәгаттән артмаска тиеш.
• 15 яшьтән 16 яшькә кадәр эш вакыты озынлыгы атнага 24 сәгаттән артмаска тиеш.
Шул ук вакытта РФ Хезмәт кодексының 94 нче мәддәсе көндәлек эш (смена) озынлыгын билгели:
• 15 яшьтән 16 яшькә кадәр хезмәткәрләз өчен – 5 сәгаттән артмаска тиеш.
• 16 яшьтән 18 яшькә кадәр хезмәткәрләз өчен – 7 сәгаттән артмаска тиеш.
• Уку елы дәвамында эшләгән гомуми белем бирү мәктәбе, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен 14 яшьтән 16 яшькә кадәр – 2,5 сәгаттән артмаска тиеш, 16 яшьтән 18 яшькә кадәр– 4 сәгаттән артмаска тиеш.