2020 елның 4 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Биектау муниципаль районы башкарма комитеты бинасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак. Кабул итү Биектау районы прокуратурасы, Биектау районы суд приставлары хезмәтләре, Биектау районы социаль яклау бүлеге башлыгы, «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре, Биектау районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, адвокат, Биектау районы опека һәм попечительлек бүлеге вәкиле тарафыннан уздырылачак.
Язылу өчен Телефон: (84365)3-29-07 Адрес: ТР, Биектау районы, Биектау тимер юл станциясе поселогы, Кооператив ур., 5