Специальная Олимпиада России совместно с Фондом поддержки образования «Ноосфера» начали реализацию программы «Россия – социальная страна». Это комплексная обучающая онлайн-программа нейропсихологического информационного сопровождения семей с детьми с особенностями в развитии. Для участников программы все лекционные материалы доступны с 20 октября на официальном сайте проекта россиясоциальнаястрана.рф. Лекции подготовлены высококвалифицированными специалистами в области нейропсихологии, коррекционной педагогики, арт-терапии и других профильных направлений. Материалы разделены по трем направлениям: - Интеллект и мозг; - Движение и мозг; - Эмоции и мозг. Итоги проекта подведут 12 декабря, в День Конституции РФ. До этого времени лекционные материалы будут в открытом доступе. О правилах конкурса будет объявлено позднее. Вся актуальная информация размещается на сайте проекта «Россия – социальная страна» и в аккаунтах Фонда поддержки образования «Ноосфера» в социальных сетях.
Россиянең Махсус Олимпиадасы һәм «Ноосфера» Мәгарифкә ярдәм фонды «Россия – социаль ил» программасын гамәлгә ашыра башлады. Бу үсешендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә нейропсихологик мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча комплекслы укыту онлайн-программасы. Программада катнашучылар өчен барлык лекция материаллары 20 октябрьдән россиясоциальнаястрана.рф проектының рәсми сайтында урнаштырылган. Лекцияләр нейропсихология, коррекция педагогикасы, арт-терапия һәм башка профильле юнәлешләр буенча югары квалификацияле белгечләр тарафыннан әзерләнгән. Материаллар өч юнәлеш буенча бүленгән: - Акыл һәм баш мие; - Хәрәкәт һәм баш мие; - Хисләр һәм баш мие. Проектка нәтиҗәләр 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә ясалачак. Бу вакытка кадәр лекция материаллары белән танышырга була. Конкурс кагыйдәләре турында соңрак игълан ителәчәк. Барлык актуаль мәгълүмат «Россия – социаль ил» проекты сайтында һәм «Ноосфера» Мәгарифкә ярдәм фондының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырыла.