Биектау районы мәшгульлек үзәге 3 апрельдә эшсез гражданнар өчен психологик ярдэм хезмәте курсәтте. Әлеге чараны ҖЧҖ «Мастер Профи» оешмасы психологы үткәрде. Психолог эшсезлек торышында ничек үзеңә психологик ярдәм күрсәтергә киңәшләрен бирде. Эшсез гражданнарның индивидуаль-психологик үзенчәлекләре диагностикасы өчен тест үткәрелде. Белгеч проблемаларны хәл итү буенча бәяләмә бирде, алдагы гамәлләрнең вариантлары турында сөйләде, мөстәкыйль эш юнәлешләре турында мәгълүмат бирде. Гражданнар актив, мөстәкыйль эш эзләү, резюме төзү, эш бирүчеләр белән эшлекле әңгәмә үткәрү, хезмәткә кызыксындыру арттыру буенча күнекмәләр алдылар.