Биектау районы мәшгульлек үзәгендә янгын булган очракта эшчеләрне тиз арада эвакуацияләү буенча өйрәнү - күнекмәләр булып узды.
Эшчеләр тиз арада “янган” бинадан куркынычсыз урынга чыктылар.
Эвакуация буенча күнекмәләр барлык эшчеләр белән гомуми сөйләшү hәм өстәмә инстуктаж алу белән төгәлләнде.