23 июля 2019 года состоялось заседание Координационного совета по охране труда Исполнительного комитета Высокогорского муниципального района Республики Татарстан. Заседание прошло под председательством заместителя руководителя исполнительного комитета Алексея Афанасьева. Присутствовали члены комиссии, в. т.ч. и.о. директора ГКУ «ЦЗН Высокогорского района» Румия Нурутдинова. На заседание были приглашены работодатели, в которых произошли случаи на производстве.
На заседании рассматривались следующие вопросы:
Присутствующие работодатели были заслушаны.
Принято решение:
2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы булды. Утырыш Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Афанасьев рәислегендә узды. Комиссия әгъзалары, шул исәптән, Биектау районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Румия Нуретдинова да катнашты.
Утырышка җитештерүдә бәхетсезлек очраклары булган эш бирүчеләр чакырылган иде.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Биектау муниципаль районы буенча җитештерүдә булган очракларны анализлау.
2. Җитештерүдә җәрәхәтләнү профилактикасы.
3. Район территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә алдан һәм периодик медицина тикшерүләрен үткәрү турында.
4. Ябык бушлыкларда, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен эксплуатацияләгәндә, эшләрне башкарганда куркынычсызлыкны тәэмин итү.
Катнашучыларны тыңландылар.
Түбәндәге карарлар кабул ителде:
1. Оешма җитәкчеләренә хезмәткәрләр белән планнан тыш инструктажлар үткәрергә.
2. Оешма - предприятиеләрдә травматизмны профилактикалау буенча даими рәвештә чаралар үткәргә.
3. Район территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең мәҗбүри һәм периодик медицина тикшерүләре үткәрергә.
4. Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларында хезмәткәрләр өчен планнан тыш инструктажлар үткәрергә.